Чираттагы уку елы ахырына якынлашты. Бүген Зәй муниципаль районы мәктәпләренең 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 133, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 459 укучысы өчен соңгы кыңгырау авазы яңгырады. Мәктәп елларында укучылар барлык кирәкле белемнәрне алдылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, үз карашларын һәм фикерләрен якларга, Ватанны яратырга һәм сакларга өйрәнделәр. Бу бәһасез капитал, ул чыгарылыш сыйныф укучыларына барлык тормыш сынауларын үтәргә ярдәм итәчәк. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7нче гомуми урта мәктәптә узган тантаналы линейкада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, үз-үзләренә ышануларын, куелган максатларына кыю атлауларын һәм беркайчан да тукталмауларын теләде. Разиф Гали улы укытучыларга югары һөнәри осталыклары өчен, ата-аналарга- балаларны тәрбияләүдә катнашулары, көндәлек хезмәтләре, тырышлыклары, җаваплылык һәм шәхесне үстерү өчен уңай шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы кыңгырау» тантаналы чараларында шәһәр һәм район чыгарылыш укучыларын район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галиев, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сафаргалиев, районның җитәкчелек составы, авыл җирлекләре башлыклары котлады. Бәйрәм кунаклары укучыларга үз потенциалларын тормышка ашыруларын, энергия һәм талантлары туган республикабыз һәм бөтен Россия файдасына хезмәт итсен өчен тормышта зур үрләр яулауларын теләделәр.