Зәйлеләрне исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклау буенча конкурста катнашырга чакыралар

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән республика халкын исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә. Конкурс 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр дәвам итә. Конкурста катнашу өчен: «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасын урнаштырырга һәм анда авторизацияләнергә, «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга; тулы элмә тактадагы фотоматериаллар белән ул нинди оешманыкы икәнен һәм төгәл адресны күрсәтеп хәбәр җибәрергә кирәк. Гражданнарның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәрнамәләр (хәбәрләр) тапшыру мөмкинлеге булмаган очракта, граждан конкурста катнашу өчен язма рәвештә мөрәҗәгать итә ала. Ул очракта татар телендә язылган элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында табылган хаталарның төгәл адресын күрсәтеп һәм фотоматериалны беркетеп, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең электрон адресына iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге: 420111, г. Казан, Карл Маркс ур., 12 нче йорт адресы буенча урнашкан Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына конкурс модераторына җибәрергә кирәк була. Конкурс йомгаклары буенча «Халык контроле» ТР Дәүләт Мәгълүмат системасында «Исемнәрдәге һәм язмалардагы хаталар» категориясендә урнаштырылган хәбәрләрдә яки модератор адресына килгән язма мөрәҗәгатьләрдә, татар телендә язылган рәсми визуаль мәгълүмат текстларында табылган хаталар расланган очракта, «Конкурс җиңүчесе» дип аталган электрон яки басма дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International