«Мәктәп чәчәк түтәлләренә үсентеләр әзерлибез»

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

«Әйләнә-тирә дөнья», «Технология» дәресләрендә Бигеш мәктәбе укытучылары балаларны үсентеләрне үстерү һәм чәчәкләрне карау кагыйдәләре белән таныштыралар. Бу балаларның экологик культурасын үстерә. 2,4 сыйныф укучылары үзләренең, мәктәп чәчәк түтәлләренә чәчәкләр утыртырга карар кылдылар. Ә моның өчен алдан гөл чүлмәкләренә чәчәк үсентеләре әзерләделәр һәм эш планы төзеделәр. «Без моны балалар өчен бик файдалы дип саныйбыз. Бу, танып-белү белән генә чикләнмичә, күмәк хезмәт барышында балаларда табигатькә мәхәббәт, аңа сак караш, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияли, эш барышында тәҗрибә дә алына. Балалар игелекле, актив, кыю булып үсәләр. Ата-аналар безне бик хуплыйлар, чөнки алар үз балаларының кызыксынуларын күрәләр"- диләр укытучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International