19 майда "Энергетик" мәдәният сараенда ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Леонидовна Миронова истәлегенә "Рус җаны җырла"- рус җырының I нче ачык фестивале узды. Светлана Леонидовна талантлы җитәкче, педагог, якты иҗади шәхес. Аның бөтен иҗади тормышы рус җыры белән бәйле. 34 ел дәвамында Светлана Леонидовна Зәй муниципаль районында рус мәдәниятен популярлаштыруда алдынгыларның берсе булып тора. Соңгы көннәренә кадәр ул «Русская душа», «Злато», «Сударушки», "Росток", "Ладушки", "Планета детства" вокаль коллективлары, «Заинские голоса» ветераннар хоры белән җитәкчелек итә. Фестивальдә рус халык җыры коллективлары һәм ансамбльләре, шулай ук мәдәни-ял итү учреждениеләре, Халыклар дуслыгы йортлары, музыка мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәпләре, балалар иҗаты үзәкләренең аерым башкаручылары катнашты. Анда Энергетик мәдәният сарае коллективлары да чыгыш ясады: "Балачак планетасы" эстрада студиясе, "Злато" вокаль ансамбле, "Русская душа" халык вокаль ансамбле, шулай ук солистлар Мария Никитина, Виктория Агашкина, Дмитрий Иванов, Оксана Зенкова катнашты. Сәламләү сүзе белән Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина чыгыш ясады. Чыгышларны хөрмәтле жюри бәяләде: Жюри рәисе-педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институтының театральләштерелгән тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссурасы кафедрасы доценты Фәридә Зәйнуллина; Казан дәүләт мәдәният институтының актерлык осталыгы һәм халык сәнгать мәдәнияте режиссурасы кафедрасы доценты Алевтина Кайнова; татар эстрадасы җырчысы Ясмин (Светлана Минеева); Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Родные напевы» халык вокаль ансамбле солисты һәм җитәкчесе Нина Шатрилова; Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Магия» халык хореография төркеме җитәкчесе Марина Петленко. Конкурс чыгышлары ике номинациядә - сольный җырлау һәм вокаль ансамбльләр катнашында узды. Фестиваль вокаль коллективлар һәм иҗади башкаручылар Гала-концерты белән тәмамланды. "Энергетик" мәдәният сарае коллективы Светлана Леонидовна эшен дәвам итәчәк һәм аның турында яхшы һәм якты истәлек саклаячак. Рус җыры фестивале "Җырла, рус җаны!- республика дәрәҗәсенә чыгачак һәм бик күп рус халык җыр мәдәниятен яратучыларны җыячак.