18 нче майда экологик икеайлык кысаларында 4 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф волонтерлар отряды активисты Пилясова Ангелина үз мәктәбенең 5-6нчы сыйныф укучылары өчен «Кызыл китап битләре буенча» дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрде. Балалар Кызыл китапның барлыкка килү тарихы, шулай ук махсус сак астында булган хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк төрләре белән таныштылар. Сирәк очрый торган хайваннарның әһәмияте, табигать тормышында нинди роль уйнаганнары, кешенең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын ничек саклап кала алулары турында сөйләштеләр. Дәрес ахырында балалар кызыклы экологик викторина ярдәмендә белемнәрен ныгыттылар.