Зәй политехник көллиятенең беренче курс студентлары өчен "Аерым калдыклар җыю" темасына мастер – классны EcoBaza Zainsk предприятиесе җитәкчесе Михаил Петрович Ушенкин үткәрде. Михаил Петрович калдыкларның таркалу тизлеге, чүп-чарны төрләргә ничек дөрес бүлү, икенчел чималны эшкәртү турында сөйләде. Фикер алышу барышында балалар куркыныч калдыклар һәм аларны ничек дөрес утильләштерү темасына тукталдылар. Барлык балалар да калдыкларны аерым җыюга шулкадәр җәлеп ителгәннәр, бу эшне әти-әниләре белән дә дәвам итәргә вәгъдә иткәннәр.