Экологик акция: "Үз планетаңны сакла, дөньяда башкасы юк бит"

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе
"Үз планетаңны сакла, дөньяда башкасы юк бит"- экологик акциясен "Күкчәчәк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр үткәрде. Чара тирә-юньдәгеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итүгә, шәхеснең экологик культурасын формалаштыруга, шулай ук табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Акция «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында узды. Педагоглар балалар белән бергә экологик эмблемалар ясадылар, аларны үтеп баручыларга таратып, чисталык һәм тәртип сакларга чакырдылар.Экологик акциядә катнашу балаларга табигатьнең пычрануы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасының тирәнлеген аңларга, бу мәсьәләне хәл итүне үзләренә эзләргә мөмкинлек бирә. Мондый чаралар ярдәмендә балалар кечкенәдән үк әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашта булырга өйрәнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International