Зәй районының азык әзерләү техникасы һәм аны урнаштыру урыннары ел сезонына әзер

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

18 майда Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, «Казан ДАУ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Н.Н. Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше һәм хайваннарны үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Г. М. Сәитов, Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агросила" АҖ башлыклары  һәм белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе башлыгы, 2023 ел өчен азык әзерләү техникасын һәм азык урнаштыру урыннарын кабул иттеләр. Агрофирмалар бу мәсьәләгә бик җаваплы карадылар. Быел 3 азык җыю комплексы эшләячәк, аларда кисү, сугу, ваклап-төяү, транспортлау һәм төюче техниканың тулы җыелмасы булачак,  барлык 100% яшел массада үлчәү аша узачак. Бу ел үзенчәлекле-иртә яз һәм төнге өч көнлек туңулар азык культураларын җыюга төзәтмәләр кертте, шуңа бәйле рәвештә, азык әзерләүгә 25 майдан да иртәрәк керешү планлаштырыла. Комиссия 4 маркалы азык җыю комбайнын карады: Ягуар, Джон-Дир, 18 чапкыч 11 печән әйләндерү агрегаты, 20 пресс-җыючы. Тикшерү барышында сулы азыкларны саклау өчен сенаж траншеяләренең әзерлегенә, куркынычсызлык техникасы чараларын үтәүгә, хезмәтне саклауга, янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәт хакы шартлары белән таныштырдылар. Быел азык әзерләүгә бәяләр узган ел белән чагыштырганда төрле эш төрләре буенча 25% ка артты. Комиссия билгеләп үткәнчә, Зәй районында азык җыю техникасының әзерлеге буенча эш югары дәрәҗәдә башкарылган, өч азык җыю отряды да сенаж салуга керешергә әзер. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 урынны АФ "Восток", 2 урынны АФ "Зәй шикәре", 3 урынны АФ "Зай" алды. Ахырда район башлыгы «Агросила» АҖ белгечләрен районның 1 сыердан уртача тәүлеккә 20 килограмм сөт  савып алуы белән котлады. Бу азык әзерләү белән шөгыльләнүче механизаторларның зур казанышы һәм аларга сенаж салуда нәтиҗәле эш теләде, нигез салу технологиясен үтәп, эшне ике атна эчендә тәмамлау бурычы  куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International