Мәгариф оешмалары җитәкчеләре гомуми белем бирү системасының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

 17 майда «Зәй муниципаль гомуми белем бирү системасының актуаль мәсьәләләре» темасына мәгариф оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе булды. Пленар өлештә мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев чыгыш ясады. «Шатлык» балалар бакчасы мөдире Г. Ф. Ямбаева мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гармонияле үсешен формалаштыруда тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында сөйләде. Татарстан Республикасының хәзерге социль-мәдәни хәле шартларында «Р. Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»ндә укыту һәм тәрбия бирүне оештыру турында гимназия директоры Мөхәммәтханов М.Ф. чыгыш ясады. Район җитәкчелеге тарафыннан мәгариф оешмалары мөдирләре һәм директорлары алдына уку елын тәмамлауны оештыру, 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы әзерләү һәм оешканлык белән үткәрү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International