«Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларны яшьтән үк табигатькә сакчыл карарга өйрәтәләр

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Моның өчен табигатьне даими күзәтү кирәк. Балалар белән үсемлекләр турында әңгәмәләр үткәрелде, участокка берничә агач ботагы алып киленде һәм  аларның нинди булуларын һәм аермалыкларын карадылар. Алар таҗ яфракчыкларының һәм кәүсәләрнең төрле булуын белделәр. Күзәтүләр процессында балалар белән квест уены уйнадылар. Күзәтүләрдән соң, урта төркем балалары үсемлекләр тормышында яктылык, җылылык һәм дым роле турында нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International