"Кадер урта гомуми белеем мәктәбе” территориясендә традицион рәвештә өмәләр, чәчәклекләрне тәртипкә китерү, куаклар утырту, яшелчә үстерү буенча экологик акцияләр үткәрелеп тора. Мәктәп укучылары территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерүдә актив катнашалар. Алар чәчәк түтәлләрен чүп үләннәреннән арындырдылар, сукмакларны себерделәр. Барлык балалар да тырышып, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләделәр. Эшнең уңай нәтиҗәсен күрү – үзе бер сөенеч: чисталык - матурлыкның нигезе. Мәктәпне яшелләндерүдә актив катнашучыларга зур рәхмәт!