Районның Икътисади совет утырышы узды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының Икътисади совет утырышы узды. 2023 елның 1 кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2023 елга перспективалы үсеш планнары турында доклад белән «БлагоСтрой» ҖЧҖ директоры Зәйнуллин Рафыйк Рифгать улы чыгыш ясады. «БлагоСтрой» ҖЧҖ эшчәнлегенең төп төре булып шәһәр юллары һәм тротуарларын системалы рәвештә карау буенча сезонлы эшләр, шулай ук юл билгеләрен урнаштыру һәм алыштыру, светофор объектларына хезмәт күрсәтү, яңгыр сулары җыелган урыннарны чистарту, юл һәм тротуарлардагы чокырлы урыннарны ремонтлау, юлларны тигезләү, автобус тукталышлары урыннарын төзекләндерү тора. Икенче мәсьәлә булып Р.Ш.Фәрдиев паркында ял итү өчен товарлар прокаты буенча хезмәтләр күрсәтү буенча бизнес-проект презентациясе каралды. Доклад белән үзмәшгуль Антонов Дмитрий Юрьевич чыгыш ясады, ул 2016 елдан үзмәшгуль булып тора, үз җитештерү товарлары сәүдәсе, спорт инвентаре прокаты өлкәсе буенча эшчәнлек алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International