16 майда Зәй политехник көллиятендә кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән чираттагы очрашу узды. Колледж директоры Сергей Максимов уку йортының остаханәләре һәм җитештерү нокталары буенча экскурсия үткәрде. Шулай ук чарага чакырылганнарның барысы да югары көчәнеш астында ремонт эшләрен башкаручы белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәгендә булдылар, уку кабинетлары, лабораторияләр аша үттеләр, автомобильләр, тракторлар һәм үзйөрешле машиналар йөртүнең беренчел күнекмәләрен үтү мәйданчыгында булдылар. Чәй өстәле янында хәрбиләр белән эчкерсез сөйләшү булды, анда барлык тормыш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. "Якташларыгызның, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның рухи җылысы сезне хәрби операция шартларында сакласын һәм тизрәк җиңеп кайту өчен көч бирсен. Без барыбыз да сезнең туган якка, сезне яраткан һәм түземсезлек белән көткән гаиләләрегезгә исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телибез!- диде район башлыгы Разиф Гали улы. Хәрбиләр якташларының һәрьяклап күрсәтелгән матди һәм әхлакый ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.