"Урман дәресе"

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Экологик икеайлык кысаларында 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 6А һәм 6Б сыйныфларында Зәй районы дәүләт урман инспекторы И.Л. Мөбарәкшин катнашында, "Урман дәресе" сыйныфтан тыш чарасы узды. Чарада алтынчы сыйныф укучылары табигать һәм кеше тормышында урманның роле, функцияләре белән таныштылар, шулай ук аның турында кайгырту турында гади, әмма мөһим ысулларны белделәр. Чара ахырында балалар урман кебек кыйммәтле ресурска сак карарга, урманнарны торгызу һәм саклау өчен мөмкин булганча эш итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International