"Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез"-шәҗәрә фестиваленә йомгак ясадылар
2023 елның 15 мае, дүшәмбе
2023 елның 15 маенда Халыкара гаиләләр көнендә Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез " шәҗәрә фестиваленең бишенче юбилей елы финал этабы узды. Чарада Зәй районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашты. Фестиваль финалында Зәй районы исеменнән Әхмәтҗановлар гаиләсе чыгыш ясады, аларга тантаналы шартларда катнашучы дипломы тапшырылды. Бүген без гаилә, гаилә кыйммәтләре, үз тарихыңны һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү, аларны саклау һәм ныгыту җәмгыять үсешендә мөһим роль уйнаганын тагын да ныграк аңлыйбыз. «Гаилә тарихында гасырлар эхосы» шәҗәрә фестивале елдан-ел зур популярлык һәм масштаб ала. Фестивальдә гаилә коллективлары гына катнаша, аларның саны елдан-ел арта, бу яшьләр өчен моңарчы күрелмәгән үрнәк булып тора.