Зәй спортчысы егетләр арасында ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашты

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

10-13 майда Тула шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Катнашучыларның гомуми саны 580 кеше булды, алар  Россия Федерациясенең 54 төбәгенән җыелды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 38 кг авырлыкта «Зай» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Данис Землянов чыгыш ясады. Данис өч әйләнештә көрәште. Беренче турда Тыва Республикасы вәкилен, икенче турда шулай ук Саха Якутия Республикасы вәкилен җиңде, өченче әйләнештә Мәскәү шәһәре вәкиленә 5:3 исәбе белән җиңелде. Спортчының тренеры  Хәйруллин Илнар Гайсә улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International