«Энже» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә «Батареяны тапшыр - керпене коткар!» экологик акциясе үткәрелде. Акциянең максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын формалаштыру, табигатьне сакларга омтылу. Акциядә катнашырга әти-әниләрне чакырдылар. «Батарея нәрсә ул?». «Кулланылган батареяларны кая куярга?» дигән сөйләшүләр үткәрелде, «Безнең йорт - табигать!», «Батареяларны утильләштерү» презентацияләре каралды. Тәрбияче балаларга яшь эколог булырга тәкъдим итте. Балалар төрле биремнәр үтәделәр, табигатьне саклау турында белемнәрен ныгыттылар, «Бер батарея 200 кв.метр җир, 1 керпе, 2 агач һәм берничә мең яңгыр кортларын агулый!» дигән плакат ясадылар. Хәзер территорияне төзекләндерү, чәчәкләр утырту буенча эш дәвам итә.