Бәйрәм чаралары көн дәвамында барды. "Энергетик" мәдәният йорты мәйданында патриотик фильмнар, "Ватан турында, батырлык турында, дан турында!» - дип аталган концерт программасы үтте. Зәйлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен бер сәхнәдә төрле башкаручылар чыгыш ясады. «Азаль» һәм «Мирас» вокаль-хореография ансамбльләрен, «Визит» ВИАсы, татар эстрадасы йолдызлары Марат Галимов һәм Айдар Сөләйманов чыгышларын, «Шум-гам» кавер-төркеме башкаручыларын тамашачылар җылы каршы алды.
Нәкъ 21.45 сәгатьтә мәйданда «Хәтер шәме» акциясе узды, ул баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биреп һәлак булган сугышчылар турында истәлекне сакларга чакырды. Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды.