Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чаралар традицион рәвештә Җиңү парады белән башланды. Бәйрәм йөрешенең беренче рәтләрендә байрак йөртүчеләр бара, алар артыннан баннерлар белән машиналар, аларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары урнаштырылган, колоннаны барабанчылар дәвам итә. Алар артыннан шәһәр урамнары буйлап Солдат костюмнары киеп Зәй политехник көллияте студентлары, һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре, танк гаскәрләре, чик буе хезмәте, хәрби-диңгез флоты, хәрби-һава көчләре, коры җир гаскәрләре, яшь армиячеләр колоннасы, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре узды. Тигез рәт белән янгын күзәтчелеге колонналары, сугышчан кардәшлек әгъзалары атлады. Бәйрәм йөрешен картингистлар, мотоциклчылар, ретро машиналар, шулай ук бәйрәмчә бизәлгән автомобильләр дәвам итте. Традицион рәвештә тантаналы митинг Азат итүче сугышчы һәйкәле янында узды. Ул "Сугыш белән чорналган балачак» театральләштерелгән тамашасыннан башланды. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов бәйрәм котлавы белән чыгыш ясады. "Кадерле зәйлеләр! Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Бөек Ватан сугышы барлык ватандашларыбыз язмышы аша үтте. Ел саен аның турында хәтер тагын да яңара бара һәм безнең уртак бурычыбыз - Бөек Ватан сугышы корбаннары турында мәңгелек истәлекне изге итеп саклау, безнең янәшәдә яшәүче Җиңү ветераннарына и бар яклап игътибар күрсәтү. Быел илебез бу бәйрәмне башка шартларда билгеләп үтә. Бүген Россияне яңадан ныклап сыныйлар. Иң яхшы улларыбыз илебез чикләрен саклап батырларча көрәшәләр. Район халкының гомуми көче белән 150 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде. Лисичанск халкына тагын чираттагы ярдәм партиясе әзерләнә. Бу авыр вакытта мобилизацияләнгәннәргә һәрьяклап ярдәм күрсәткән волонтерларга, барлык зәйлеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Һәм болар барсы да йөрәк кушуы буенча башкарыла, хәйриячелек тынлыкны ярата. Без чын күңелдән әлеге хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын телибез, һәм барлык хәрбиләрнең үзләрен түземсезлек белән көтүче районнарына, андагы гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез. Җиңү көне-сугыштан соңгы барлык буыннарның үзгәрешсез патриотик гимны. Илнең төп бәйрәмен билгеләп үткәндә, без тынычлык һәм милләтара татулыкның кадерен тагын да тирәнрәк аңлыйбыз. Барыгызгада да, кадерле зәйлеләр, ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим", - диелә аның чыгышында.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Николаевич Гущин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Раисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улының мөрәҗәгатен җиткерде.
Аннары котлау өчен сүз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нефедов Николай Валерьевичка, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Әгләмъҗанов Айрат Фоат улына бирелде. Сугыш кырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, Азат итүче солдат һәйкәленә гирляндалар, чәчәк кәрзиннәре куйдылар.