8 майда «Энергия» стадионында гомуми белем бирү мәктәпләре командалары һәм шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды. Эстафета ел саен гражданнарда, шул исәптән үсеп килүче буында патриотик, әхлакый кыйммәтләр, актив тормыш позициясе, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына хөрмәт, физик культура һәм спортны пропагандалау һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә. Эстафетаның бурычлары: гражданнарда Ватанны саклаучы ата – бабалар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә хөрмәт тәрбияләү; Зәй муниципаль районында җиңел атлетиканы популярлаштыру, иң көчле командаларны ачыклау. Гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында 1 урынны 4 нче мәктәп командасы, 2 урынны 7 нче мәктәп командасы, 3 урынны 6 мәктәп командасы алды. Предприятие, оешма һәм учреждение командалары арасында 1 урынны Зәй ГРЭС , 2 урынны Зәй политехник көллияте, 3 урынны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе командалары алды. Бүләкләү тантанасында Зәй муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Алексеев Алексей Васильевич, «Сугышчан туганлык» Татарстан бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Хватков Сергей Александрович, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Халикова Ирина Павловна катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар белән бүләкләнәләр. Һәр төркемдә 1 урынны алган командалар күчеп баручы кубок белән бүләкләнәләр.