Бүген район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга килгән якташларыбыз белән очрашты. Очрашу музыка мәктәбендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуардович, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Әгләмъҗанов Айрат Фоат улы катнашында узды. Очрашу музыка мәктәбе буенча экскурсиядән башланды, аннары чәй өстәле артында оештырылган әңгәмә белән дәвам итте. Бер минут тынлык белән махсус хәрби операция барышында һәлак булган зәйлеләрне искә алдылар. Разиф Гали улы хәрбиләрнең һәрберсенә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, Зәй районында махсусм хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә һәм Лисичанск халкына нинди ярдәм күрсәтелүе турында хәбәр итте. Шулай ук район башлыгы Разиф Гали улы Зәй муниципаль районының үсеше, алга куелган яңа планнар һәм проектлар, авыл хуҗалыгы эшләре турында сөйләде. Хәбиләрнең кәефләре сугышчан .Алар зәйлеләргә даими рәвештә җибәрелгән гуманитар ярдәм һәм гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр. Барлык катнашучыларны Җиңү көне белән котладылар һәм сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр!