Ел саен "Миләшкәй" балалар бакчасы өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләре экологик юнәлешле эш алып баралар. Төрле чаралар, акцияләр үткәрелә. "Экоша" экологик отряды артык материалдан өй хайваннары рәвешендәге уенчыклар ясарга карар кылды. Алар үз куллары белән йомшак уенчыклар булдырды һәм аларны оригиналь рәвештә тәкъдим итү турында уйлый башладылар. Уенчыклар әзер булгач, "Экоша" отряды бертавыштан аларны Казан шәһәренең интернат-йорты балаларына бүләк итәргә карар кылдылар. Тәрбиячеләре белән бергәләп Россия почтасы аша посылка белән җибәрделәр.