Авыл китапханәләре “Китап аша экологиягә" район фестиваль-конкурсы эстафетасын кабул итте

2023 елның 6 мае, шимбә

“Китап аша экологиягә" район фестиваль-конкурсы эстафетасын Түбән Биш, Кадер, Бура-Киртә, Түбән Лоҗы, Бигеш, Югары Пәнәче, Куш-Елга һәм Дүрт-Мунча авыл китапханәләре кабул итте. Балалар табигать дөньясында сәяхәттә булды. Табигатьне саклауда кешенең нинди роль башкарганын белделәр. Алар күп кенә сорауларга җаваплар бирделәр, кешенең табигать белән бәйләнешен билгеләделәр, кроссвордлар чиштеләр, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Урманның кеше тормышындагы роле турында видеоролик карадылар, кеше гаебе белән барлыкка килгән экологик проблемалар белән таныштылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук балалар «Кызыл китап» белән таныштылар, күптән түгел генә җир йөзеннән юкка чыккан хайваннар һәм үсемлекләр турында белделәр. Китапханәләрдә балаларның рәсемнәреннән торган «Бу синең һәм минем җир», «Табигатьне саклыйк», «Минем табигать дөньям», «Хәерле көн, табигать! , «Минем табигый дөньям» стендлары оештырылган иде. Балаларның игьтибарын экология буенча лэпбуклар җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International