«Кызыл китап битләре буенча» танып-белү әңгәмәсе үтте

2023 елның 6 мае, шимбә
5 майда Яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Яшьлек" клубы "Кызыл китап битләре буенча" кызыклы, танып белү әңгәмәсе үткәрде. Балалар Кызыл китапның кайчан булдырылуын, аның ни өчен кирәк булуын, нинди хайваннар һәм үсемлекләр закон белән саклануын белделәр. Экологик проблемалар турында фикер алыштылар һәм аларны хәл итәргә омтылдылар. Безнең һәркайсыбыз туган як табигатен сакларга тырышса, бик яхшы булыр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International