Авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат

2023 елның 5 мае, җомга
5 майда район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, зоовет һәм агрофирма белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышы белән таныштылар. Беренче чиратта, сәфәрдә катнашучылар кече хуҗалык формалары буенча зона семинар-киңәшмәсе үтәчәк- Мөхәммәтҗанов Артурның КФХсын, «Зәй» СПССКны, Аксар һәм Югары Шепкә торак пунктларының социаль-мәдәни объектларын карадылар. Районда язгы кыр эшләре тәмамлану алдында. Бүген район аграрийлары кукуруз һәм рапсның соңгы басуларында чәчүне тәмамлыйлар. Анда катнашучылар кукуруз һәм рапс чәчү комплексларын карадылар. Көзге культураларны тамырдан тукландыру тәмамланганнан соң язгы, бөртекле арпаны тукландыруга керештеләр. Арпа, борчак, язгы бодай, шикәр чөгендере һәм көнбагыш үсентеләре яхшы хәлдә, туфракта дым әлегә бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International