«Мин табигать белән дус булырга телим»

2023 елның 5 мае, җомга

 Яшьләр үзәгендә «Мин табигать белән дус булырга телим» дигән чара узды. Балалар табигать белән аралашуга ихтыяҗ кичерә. Алар табигатьне яратырга, күзәтергә, кайгыртырга өйрәнәләр. Балалар яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә Яшьләр үзәге территориясендә чәчәкләр утыртуда катнашты. Балаларга аңлатуларынча, чәчәкләр - матурлык кына түгел, ә тере табигатьнең бер өлеше дә, аларны сакларга кирәк, һәм әлбәттә инде чәчәкнең төзелешен, аның тышкы кыяфәтен һәм үзенчәлекләрен белергә кирәк. «Туган табигатьне яратыгыз: күлләр, урманнар һәм диңгезләр - бу бит безнең  туган җиребез.  Әйдәгез, кешеләр, без барыбыз да аңа  карата яхшы мөнәсәбәттә булыйк!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International