3 май көнне Александр Бистәсе авылы китапханәсендә «Экологияга китап аша» район фестивале кысаларында чара узды. Укучылар «Урман викторинасы»нда катнаштылар, халык сынамышларын искә төшерделәр, «Агачларны саклагыз» дип аталган видеоролик карадылар, кроссворд чиштеләр, эколог - коткаручылар ролен башкардылар, экология темасына багышланган «Тылсымлы клевер» миниатюрасын күрсәттеләр. Балалар экологик лэпбук белән таныштылар. Чарада «Экологияга китап аша» китап күргәзмәсе, ташландык материалдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе, «Минем табигать дөньясы» фотокүргәзмәсе, Р. Х. Һадиуллинаның шәхси архивыннан картиналар тәкъдим ителде.