“Табигатьне сакларга кирәк!” акциясе

2023 елның 3 мае, чәршәмбе
Мәктәпкәгәчә тәрбия төркемендәге сабыйлар өчен “Табигатьне сакларга кирәк!” акциясе үткәрелде. Кечкенәләребез табигатьтә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Табигатьтә янгын куркынычсызлыгы тәртибе, агачларны сындырырга, чәчәкләрне күпләп өзәргә; кош, кырмыска ояларын туздырырга; кирәксезгә кочле тавыш белән кычкырып, сызгырып йорергә, урман ияләрен өйгә алып кайтырга ярамаганлыгы балалар өчен яңа да, кызыклы да фән иде. Балаларның акция кысаларында алган белемнәрен үзләре төшергән рәсемнәрдә күреп була иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International