Язгы җылы көннәр башлангач, мәктәп территориясен чәчәкләр белән бизәргә вакыт җитте. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә алдан әзерләнгән туфракка үсемлекләр утырттылар. Балалар чәчәкләрне утырту һәм карау тәртибе турында күп белем алдылар, чәчәк түтәле үзенчәлекле күренсен өчен иң уңайлы урыннарны сайларга ярдәм иттеләр. Алар чәчәкләрнең матурлык өчен генә түгел, ә табигатьнең бер өлеше булганын һәм аларны сакларга, арттырырга кирәклеген аңладылар.