Ел саен 1 майда Зәй муниципаль районында «Гармун уйна» район фестивале уза. Быел ул, Зәй муниципаль районында "Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы елы" кысаларында, зәйлеләр өчен яраткан урында-Ринат Фәрдиев исемендәге паркта оештырылды. Чара башында район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин барлык катнашучыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады, аларга иминлек, хезмәттә уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый фестиваль Зәй районында 20 ел рәттән үткәрелеп килә һәм талантлар бәйрәменә әверелеп бара. Фестивальдә катнашучылар гармун, тальян, баян, аккордеоннарда уйнау осталыкларын бик теләп күрсәттеләр. Кунаклар һәм шәһәр халкы өчен татар, керәшен, рус телләрендә халык җырлары яңгырады. Беренче 3 урын өчен дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре халык декоратив - кулланма сәнгате күргәзмәсен оештырдылар, анда чигелгән сөлгеләр, көнкүреш әйберләре, табигый материалдан кәрзиннәр, музыка кораллары бар иде. Фестивальнең музыкаль программасы барлык зәйлеләргә язгы бәйрәм кәефе бүләк итте.