Зәйлеләр район өмәсендә актив катнашты

2023 елның 29 апреле, шимбә

29 апрельдә Зәй районында яшәүче биш меңнән артык кеше район өмәсендә катнашты. Территорияләрне чистартуга һәм төзекләндерүгә район хакимияте, идарәче компанияләр, мәгариф, спорт һәм мәдәни учреждение коллективлары, мәктәп укучылары һәм студентлар чыкты. Алар шәһәр һәм район урамнарын, паркларны һәм скверларны тәртипкә китерделәр.

Бүгенге шимбә өмәсендә район хакимияте хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма активистлары Р.Ш. Фәрдиев исемендәге шәһәр паркында хезмәт куйдылар. Шимбә көн алдыннан, кояшлы көннәрдән файдаланып, бюджет өлкәсендәге күп кенә учреждениеләр, күп фатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр үз территорияләрендә тәртип салдылар, шуңа күрә шәһәрнең үзәк һәм башка урамнарында инде чисталык урнашты. Шәһәр һәм район территорияләрен яңарту буенча эш  һәркөн дәвам итә, «Яңарыш» паркында 100 данә агач утыртылды.

Яраткан шәһәрнең чисталыгы, уңайлылыгы иң беренче чиратта анда яшәүчеләрнең үзләренә, аларның сакчыл һәм җаваплы карашларына бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International