Зәй шәһәре 6 нчы мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары Иске Зәй шәһәренең "Мәктәп тавы" музей-тыюлык зонасы буенча экологик-туган якны өйрәнү экскурсиясендә катнаштылар. Экскурсия барышында балалар тикшеренүләр үткәрү өчен өч төркемгә бүленде. Беренче төркем туфракның кисеш профилен билгеләде, икенче төркем туфракның кислоталылыгын бәяләде, ә өченчесе нарат ылысы торышы буенча һаваның пычрануын биоиндикацияләде. Әлеге чара Зәй сусаклагычының экология- мониторинг үзәге һәм "Мәктәп тавы" музей-тыюлыгы зонасы эше кысаларында узды. Үзәкнең эше мәктәпнең “Омон” экологик отрядының су, туфрак һәм һаваны тикшерүенә бәйле.