Язгы-көзге икеайлык кысаларында Зәй муниципаль районында яшьләр сәясәте хезмәткәрләре экологик чараларда актив катнашалар. Шәһәр һәм район территорияләрен яхшырту һәм төзекләндерү максатларында, бу юлы җыештыру өчен Яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Мәктәп тавы" яр буена чыктылар, вакытны саф һавада һәм шәһәр өчен файдалы итеп үткәрделәр. Тормыш күрсәткәнчә, без бергәләп кулга-кул тотышып кына территорияне төзекләндерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итә алабыз һәм анда тәртип урнаштыра алабыз. Барыгызны да бу эштә актив катнашырга чакырабыз һәм без моны үзебез өчен эшлибез.