"2023-армиягә алынучы көне"

2023 елның 28 апреле, җомга

2023 елның 28 апрелендә «Зәй политехника көллияте»  базасында чираттагы чакырылыш алдыннан тантаналы шартларда «2023- армиягә алынучы көне» бәйрәме оештырылды.  Ул Россия гимны һәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Зәй муниципаль районы  флагларын алып чыгу белән башланды. Армиягә алынучылар көне - Ватаныбызны саклаучылар бәйрәме ул. Безнең илдә Ватанны саклаучылар һәрвакыт зур хөрмәткә ия булды. Солдатларыбыз Ватаныбызны саклау белән бергә, еракта булган туган җир өчен  аеруча җаваплылык тоя. Бәйрәмне тантаналы ачу өчен сүз Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улына бирелде. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәрби комиссар - Әгъләмҗанов Айрат Фоат улы,  ветераннар советы рәисе - Алексеев Алексей Васильевич,  Иске Зәй “Билал” мәчетенең имам хатибы - Илсур хәзрәт  Әюпов, Благочинный - Отец Сергий,  «Зәй политехника көллияте» директоры - Максимов Сергей Васильевич үзләренең әйтер сүзләрен һәм чын күңелдән чыккан теләкләрен җиткерделәр.  Чара дәвамында үзенең музыкаль номерлары белән «Энергетик» мәдәният йортының «Кайнар йөрәкләр» концертлар төркеме чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International