"Бердәм Россия" бишенче тапкыр "Җиңү диктанты" халыкара патриотик акциясен үткәрде. Аны бөтен Россия буенча 22 меңнән артык мәйданчыкта һәм дөньяның 46 илендә язганнар. "Җиңү диктанты" - икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи акция. «Җиңү диктанты - 2023» тарихи вакыйгалар, үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңалык белергә мөмкинлек бирүче чараларның берсе. Бөек Ватан сугышы-дөнья тарихында иң мөһим вакыйга. Ул күп миллионлаган кешенең гомерен өзде. Зәй шәһәрендә "Җиңү диктантын" үткәрүнең төп мәйданчыгы булып 6 нчы мәктәп булды. Акциядә өлкәннәр һәм мәктәп укучылары – барлыгы 50 кеше катнашты. Катнашучыларга 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы турындагы 25 сорауга җавап бирергә туры килде. Үз белемнәреңне онлайн режимда – диктантпобеды.рф рәсми сайтында да сынап карарга мөмкин иде. «Җиңү диктанты»нда катнашу, чын гражданлык гамәле булып тора, шулай ук ул дошман белән каты көрәштә җиңүчеләргә хөрмәт күрсәтүне белдерү дә.