Зәйнең 4нче мәктәбендә эшкәртелгән батареяларны җыю буенча экологик акция узды. Акциягә 1-11нче сыйныф укучылары, ата-аналар һәм педагоглар кушылды. 20-25нче апрельдә 10 нчы сыйныфы укучыларының волонтерлар төркеме 1-11нче сыйныфларда экологик минутлар үткәрде, балаларга бушаган батареяларны һәм аккумуляторларны гадәти ысул белән утильләштереп булмау турында искәрттеләр, чөнки коррозия тәэсирендә саклагыч металл катламы җимерелә һәм агулы металлар туфракка, җир асты суларына җиңел үтеп керә, янганда һаваны агулый ала. Акция барышында 350 килограмм эшкәртелгән батарея җыелган, аннан соң алар махсус ысул белән әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә утильләштереләчәк. Табигатьне бергә саклыйк!