Зәйдә хезмәтне саклау буенча Координация советы киңәшмәсе узды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов "Производство травматизмы"темасына хезмәтне саклау буенча Координация советы киңәшмәсен уздырды. Утырышта хезмәтне саклау буенча Координация советы әгъзалары катнашты. Мәгълүмат белән "Техно заводы" ҖЧҖ филиалының хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженеры В.П. Касьянова чыгыш ясады. Ул предприятиедә булган бәхетсезлек очрагы турында сөйләде. Травматизм фактларын тикшерү күрсәткәнчә, производствода бәхетсезлек очракларының сәбәпләре, кагыйдә буларак зыян күрүчеләрнең игътибарсызлыгы һәм саксызлыгы, хезмәтне саклау куркынычсызлыгы таләпләрен бозудан килеп чыга. Координация советы эше барышында хезмәтне саклау өлкәсендәге законнарны төгәл үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде. Утырышка йомгакны Р.М. Хаҗипов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International