Табигать турында кайгыртып

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе
«Күкчәчәк» балалар бакчасында «Табигатьне бергәләп саклыйк» экофесты узды. Фестивальдә балалар, педагоглар һәм ата-аналар үзләренең иҗади эшләрен күрсәттеләр. Чарада һәр катнашучыга үз сәләтен һәм талантын күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Иң кыюлары Идел буе халыклары телләрендә табигать, туган як экологиясе турында шигырьләр укыды. Иң иҗади һәм алдынгы, креатив карашлы катнашучылар ташландык материаллардан (продуктлардан тыш) эшләнгән рәсемнәр, фотолар, коллажлар, табигать, туган як экологиясе турында аппликацияләр тәкъдим иттеләр. Балалар бакчасы педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үз авторлыкларында куркынычсыз, икенчел чималдан эшләнгән стильләштерелгән үстерүче дидактик һәм өстәл уеннары белән таныштырдылар. Экологик чарада мода темасы да читтә калмады. Фестивальдә барлык яшь төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр Идел буе халыкларының эко-костюмнарын күрсәттеләр. Экологик фестивальнең ахырында өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләрне табигатьне саклаучылар – эколятларга кабул итү булды. Балалар планетабызның гаҗәеп табигать дөньясын сакларга ант иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International