Ел саен 26 нчы апрельдә - Чернобыль АЭСында килеп чыккан һәлакәт көнендә Зәй шәһәрендәге истәлекле обелиск янында хакимият, иҗтимагый оешма вәкилләре, ликвидаторлар, тол хатыннар, балалар һәм оныклар җыела. Бүген биредә җыелган һәлак булганнарны искә алырга килгән зәйлеләр алдында район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич чыгыш ясады. "Бу көн бездән көн саен ераклаша бара, Чернобыльдә килеп чыккан иң зур фаҗига булган халкыбыз тарихындагы кара көннән инде 37 ел узды. Бу вакыйга безнең кешеләрнең моңарчы күрелмәгән батырлыгын чагылдыра, алар бу һәлакәтне үз тормышлары һәм сәламәтлекләре бәрабәренә туктаталар. Күп санлы кешеләр берьюлы үзләренең кечкенә Ватаннарын, үз йортларын югалтканнар, нурланыштан күпме зыян күргәннәр, - дип билгеләп үтте ул. «Чернобыльлеләр берлеге» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Валентин Атласов сүзләренчә, хәзерге вакытта оешмада 49 кеше исәпләнә – бу 37 ликвидатор, 12 кеше аерым куркыныч подразделениесеннән, 36сы һәлак булган чернобыльлеләрнең тол хатыннары һәм башкалар. Зәйлеләр үз гомерләре бәрабәренә бу һәлакәтне бөтен дөньяга таратырга ирек бирмәүчеләр алдында түбәнчелек белән баш иделәр. Митинг тәмамланганнан соң, анда катнашучылар балалар музыка мәктәбендә үткән тантаналы чарага җыелдылар.