Экологик ике айлык кысаларында 4 нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары «Игелекле капкачлар» акциясендә катнаштылар. Иң актив катнашучылар булып 4нче А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Ю.Б. Плаксина) һәм 9 А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Р.И.Борисенко) булдылар. Иң күп капкачларны 4 А укучысы Кубышкина Алисә һәм рус теле укытучысы Борисенко Р.И. гаиләсе җыйган. Бу гомумроссия проекты планета экологиясен саклау, шулай ук яклауга мохтаҗ булган балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелде.