25 нче апрельдә 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган телем – иркә гөлем” дигән муниципаль шигырь бәйгесе узды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләренең 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. 4нче мәктәп укучылары "Милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы"на багышланган «Тере музей» проектын күрсәттеләр. Бәйгедә катнашучылар танылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Чарага «Зәй офыклары» газетасы журналисты Ф.Г. Минникаев, педагогик хезмәт ветераны, шагыйрә Ф. Х. Әгъзамова, туган тел һәм әдәбият укытучысы, шагыйрә Р. З. Хәйруллина чакырылган иде. Катнашучылар һәм кунаклар эмоциональ көч алдылар. Барлык катнашучылар грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.