«Су - яшәү чыганагы»

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген икенче кечкенәләр төркемендәге балалар суның ни өчен кирәклеген, нинди булырга тиешлеген белделәр. Болытлардан җиргә төшкән бер тамчы су белән балалар төрле тәҗрибәләр ясап, тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнделәр, аның барышында: «Су – ул сыеклык, формасы юк», «Су төссез», «Суның тәме юк», «Суның исе юк», «Су һәркемгә кирәк» дип нәтиҗә ясадылар. Аннары, тамчыларга әверелеп, балалар «Түгәрәк буйлап тамчылар йөри» хәрәкәтле уенын уйнадылар, "Стакандагы давыл" дип аталучы сулыш гимнастикасы ясадылар. Ә кечкенә тамчыга күңелсез булмасын өчен, балалар тамчынын дус кызларын буядылар һәм аларны болытларга урнаштырдылар. Балалар-су кешенең ярдәмчесе, аннан башка җирдә тереклек юк икәнен һәрвакыт истә тотарлар һәм су ресурсларына сакчыл карарлар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International