"Кәгазьгә - яңа тормыш!"

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

 Экологик икеайлык кысаларында 2 нче  мәктәптә макулатура җыю буенча акция узды. Мәктәп укучылары, чималны икенчел эшкәртү агачларны саклап калырга ярдәм итәчәген аңлап, өйдән кирәкмәгән кәгазь, иске журнал-китаплар алып килделәр. Иң актив катнашучылар башлангыч сыйныф һәм урта звено укучылары булды. 25 апрель көнне акция тәмамланганнан соң, 1300 кило макулатураны төяп, эшкәртүгә җибәрү мөмкин булды. Иске китаплар, дәфтәрләр, газеталар көнкүрештә кирәкле яңа кәгазь әйберләргә әверелүне көтә. Шулай итеп, мәктәп укучылары безнең районда экологик хәлне яхшыртуга үз өлешләрен керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International