«Планетаны чистарак итик!»

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Апрель - чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты. 18-20нче апрельдә 2 нче мәктәп хезмәткәрләре шәһәр паркында тәртип урнаштырдылар: коры яфракларны, чүп-чар һәм коелган ботакларны җыйдылар. Ә 24 нче апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп территориясен җыештырырга чыктылар. Бергәләп эшләгәннән соң, берничә сәгать эчендә мәктәп территориясе үзгәрде һәм матурайды. Нәтиҗәне күрү бик күңелле булды, чөнки чиста калган территория һәр кешене дә шатландырды. --

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International