«Чиста йорт. Чиста планета» акциясе

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

«Экояз-2023» акциясе кысаларында  4нче урта гомуми белем мәктәбенең 7-8нче сыйныф укучылары мәктәптә «Чиста йорт. Чиста планета» экологик юнәлештәге проектлар күргәзмәсен оештырдылар. Чараның максаты - киләчәк буыннарга табигатьне саклауның актуальлеген күрсәтү, шулай ук укучыларны иҗтимагый чаралар, реаль гамәлләр үткәрүгә этәрү: һаваның чисталыгы, урманнар, кырлар, елгалар, сулыклар, үсемлек һәм хайваннар дөньясы, чүп-чарны аерым җыю, тарихи-мәдәни, рухи һәм табигый мирасны саклау өчен акцияләр үткәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International