22 нче апрель – дөньяда махсус көн. Бу көнне Җир көне - табигатькә карата актив һәм гамәли эшләр көне билгеләп үтелә, ул кешеләрне әйләнә-тирә мохиткә игътибарлырак булырга этәрә. 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 1-4нче сыйныфларында «Җир – безнең йорт» темасына сыйныф сәгатьләре узды, алар балаларның иҗади потенциалын аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, табигать белән бердәмлек, аның байлыгын саклау һәм арттыру өчен җаваплылык хисе формалаштырды. Сыйныф сәгатьләре барышында рәсем һәм плакат конкурслары, экологик темага проект һәм иҗади эшләр башкарылды.