Чүп-чар – ул, көн саен һәрберебез шәһәрдә, авылда, урамда, җәмәгать транспортында, сулыкларда очраша торган иң зур проблема. “Чык тамчылары” төркеме бу проблемага “Чүп-чарсыз тормыш” әңгәмәсен багышлады. Әңгәмә барышында балалар, чүплекләрнең табигатькә, кешеләргә зыяны, чүпне эшкәртү ысуллары турында белделәр, чүпне төрләргә бүлергә өйрәнделәр. Безнең бурыч, балаларга бу проблеманың никадәр мөһим икәнен аңлату, алардан чыгу юлларын күрсәтү, һәм табигатебезне сакларга теләк булдыру тора иде.