"Җирнең туган көне!"

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

«Энже» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә экологик культура формалаштыру һәм балаларның табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында, белемнәрен ныгыту буенча чара узды. Анда балалар яз аенда Җир Көнен билгеләп үтә торган бәйрәм булуын белделәр. Тәрбияче аларга яшь экологлар булырга тәкъдим итте. Балалар төрле темаларга биремнәр үтәделәр – хайваннар, бөҗәкләр, үсемлекләр турында белемнәрен ныгыттылар. Ә Җирнең туган көненә күмәк аппликация – котлау ясадылар. Хәзер территорияләрне төзекләндерү, беркетелгән кишәрлекләрне җыештыру буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International