Район башлыгы Разиф Кәримов шәһәрнең җитештерү предприятиеләрендә булды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатыннан шәһәрнең 2 предприятиесендә булды. Беренче объект Зәй ГРЭСЫ иде. Район башлыгы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге, агымдагы елда җитештерү планнары белән танышты. Аннары «Зәй шикәре» АҖдә шикәр пешерү сезоны тәмамланганнан соң башкарыла торган ремонт эшләре барышын карады. Предприятиеләр үз эшләрен гадәти режимда дәвам итәләр. Разиф Галиевич предприятие җитәкчеләренә килеп туган вәзгыятьтә дә эшнең өзлексез план белән алып барылуы өчен рәхмәт белдерде, аларны киләчәктә дә хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәт коллективларын һәм лаеклы хезмәт хакын саклап калырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International