Эйдәгез, бергә!

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Зәй -2 Яшьләр үзәге активистлары һәм белгечләре экологик өмә оештырдылар. Аның барышында Зәй шәһәренең иске өлешендә  урнашкан ташландык йорт участогы мәйданчыгын җыештырдылар. Коры-сары, үскән куаклар, чүп үләннәре үскән мондый участоклар тирә-юньдәге корылмалар өчен янгын куркынычы тудыра һәм шәһәрнең йөзен боза. Активистлар чисталык һәм тәртип урнаштырырга гына түгел, ә шәхси үрнәктә дә экологик культура формалашуга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыруга һәм шәһәребезнең матурлыгын саклауга ярдәм иттеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International